ТӘСБИХНЕ НИЧЕК ТАРТЫРГА.
Дисбе, тәсбих, зекер сүзләрен санап әйтер өчен, гадәттә, хөрмә (финик) төшләреннән, элекке вакытта миләш агачыннан да ясалган 99 төймәдән тора. 99 төймә 3 өлешкә бүленгән. Һәр 33 төймәдән соң бер зур төймә тора. Анысын “тәсбих анасы” дип әйтәләр.
Тәсбихне “бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип әйтә башлыйбыз. 33 тапкыр “сөбханаллаһ” дип кабатлыйбыз.
Аннары икенче сүзгә күчкәнче, “тәсбих анасы”н тотып, “бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дибез. Аннары
33 тапкыр “әлхәмделилләһ” дип әйтәбез дә, яңадан “тәсбих анасы”н тотып, “бисмилла” әйтеп, өченче өлешкә күчәбез. Анысында “Аллаһү әкбәр” дип кабатлыйбыз.
Ярлырак гаиләдән булган гарәп халкы Пәйгамбәребез (с.г.в.) нән сәдака турында сораган. “Әй, Рәсүлебез, ничек итеп Аллаһка сәдака бирик?” — дигәч, Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр сәдака бирергә мөмкинлегегез булмаса, тәсбих әйтегез. Ул — иң күркәм сәдакаларның берсе”, — дигән. Икенче хәдистә, Аллаһтан безгә фарыз итеп бирелгән биш вакыт намаздан соң, урыныгыздан кузгалмыйча “Аятел-көрси”не укып, Аллаһка мактау сүзләрен, зекерләрне әйтсәгез, җәннәткә керүегезгә үлем генә киртә булып тора, диелә.