Әйдәгез бер дога.
Ий Раббыбыз! Син галәмнәрнең Тәрбиячесе һәм Хуҗасы.
Син – Кыямәт көненең Патшасы.
Син – Рәхмәт иясе, Син – Рәхимле. Син генә бары тик гыйбадәткә лаеклы.
Син барча кимчелек сыйфатлардан пакь һәм бөтен булган мактау Сиңа гына тиешле.
Син – бар нәрсәне белеп торучы Гыйлем Иясе.
Син – һәрнәрсәне чолгап алучы Киңлек иясе.
Синең булдыра алмаган нәрсәң юк, Син – Гыйззәт Иясе.
Син – һәрнәрсәне үз урынына куя белүче Хикмәт Иясе.
Син – ниятләребезне Белүче, догаларыбызны Ишетүче.
Син – тәүбәләребезне кабул итеп, гөнаһларыбызны Кичерүче.
Без бары тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм бары тик Синнән генә сорыйбыз.
Ий Раббыбыз, дөньядан мөэмин-мөселман булып киткән әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең, туганнарыбызның һәм кардәшләребезнең ( ... ) бәндәчелек белән кылган гөнаһлары булса, Син аларның гөнаһларын, хаталарын кичер. Син аларның изгелекләре бәрабәренә әҗерләрен арттыр. Син каберләрен киң һәм нурлы ит һәм алар белән Җәннәтләреңдә очрашырга насыйп ит.
Ий Раббыбыз, без Синнән илләребезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм ил башлыкларыбызны һидаятькә күндерүеңне сорыйбыз.
Ий Раббыбыз, Син безне һидаятькә күндер, хак юлга юнәлдер; инде безне һидаятькә күндергәннән соң, хак юлга юнәлткәннән соң йөрәкләребезне хаклыктан тайпылдыртма. Син безне адаштырма. Син безне Үзеңә тиңдәш алудан, диндә бидгать булган гамәлләр кылудан һәм нәфсебезгә ияреп динебезгә үзгәрешләр кертүдән сакла.
Ий Раббыбыз! Син безнең күзләребезне хәрәм күрүдән, колакларыбызны гайбәт ишетүдән, телләребезне ялган сөйләүдән, гамәл-гыйбадәтләребезне риядан, күңелләребезне хыянәт итүдән сакла.
Ий Раббыбыз! Гамәл-гыйбадәт кылганда күңелләребезгә ихласлык, иманда һәм хаклыкта ныклык һәм дә Үзең теләгән һәм риза булган эшләр эшләргә тәүфигыңны насыйп ит.
Ий Раббыбыз! Без Сиңа дөнья мәшәкатьләреннән һәм кайгы-хәсрәттән, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, куркаклыктан һәм саранлыктан, бурычка батудан һәм кешеләр тарафыннан рәнҗетелүдән һәм җәберләнүдән сыгынабыз.
Ий Раббыбыз! Безгә бәрәкәтле, киң ризыклар бир. Файдалы гыйлемнәргә ирешергә, кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп ит.
Ий Раббыбыз! Син хәләл җефетләребез белән ике арада өлфәт-мәхәббәт урнаштыр һәм безне иманлы, игелекле, михербан-шәфкатьле, тәүфыйклы, безгә догачы булган балалар белән ризыкландыр.
Ий Раббыбыз! Безне бәлә-казалардан имин кылуыңны, тормышыбызны хәерле итүеңне, догаларыбызны кабул кылуыңны, ахыйрәткә иман белән күчүне сорыйбыз.
Ий Раббыбыз! Син олы гөнаһларыбызны кичер, кечерәк гаепләребезне изгелекләребез белән бетер һәм безне изгеләр җөмләсеннән үлеләндер.
Ий Раббыбыз! Син безне дөньяда җиңүгә ирештер, Ахирәттә Җәннәтеңә юнәлдер. Син безне Кыямәт көнне хур итмә, берүк Җәһәннәмгә кертеп түбәнсетә күрмә.
Ий Раббыбыз! Оныткан яисә хаталанган булсак, безне җәзага тартма.
Ий Раббыбыз! Безгә кадәр булганнарга йөкләгән авыр йөкне безнең өстебезгә йөкләмә.
Ий Раббыбыз! Көчебездән килмәгән нәрсәне, өстебезгә төшереп, күтәртмә.
Кичер безне, ярлыкагыл һәм Үз рәхмәтеңдә кыл. Әәмииин..