"Фәрештәләр күз яше" торты ⠀ Кирәк әйберләр. Камыр өчен: 1 стакан он 1 балкашыгы көпшәкләгеч 80 г акмай 2 аш кашыгы шикәр комы 1 йомырка ⠀ Эчлек өчен: 500 г эремчек ярты стакан шикәр комы 3 йомырка сарысы 1 аш кашыгы манный ярмасы 100 г каймак 1 кап ванилин ⠀ Суфле өчен: 3 йомырканың агы 3 аш кашыгы шикәр оны ⠀ ⠀ Камыр: Онны көпшәкләгеч белән кушып, өстенә суытылган акмайны тураклап салабыз. Йомырканы шикәр комы белән бергә кушып, барсын кушып камыр басабыз. Әзер камырны, азык плёнкасына төреп, 30 минутка суыткычка куеп торырга кирәк. ⠀ Эчлек: ⠀ Барсын бергә, блендер ярдәмендә болгатырга. ⠀ Суфле Әз-әзләп шикәр оны кушып ⠀йомырка агын күпертергә, ⠀ Әзер камырны суыткычтан алып, кырыйлар ясап җәябез. ⠀ Шуның өстенә эремчекле эчлекне агызабыз. ⠀ 180 градус температурада духовкада 20-30 минут пешерәбез. ⠀ Шуннан соң алып өстенә суфле сылап, кире духовкада 10-15 минут матур төскә кергәнче тотабыз. ⠀Духовканы сүндерәбез, ишеген ачып шунда суынырга калдырабыз. 40 минуттан соң тортның өстендә тамчылар барлыкка килергә тиеш.

Теги других блогов: торт кулинария рецепт